Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәктәп укучылары тиешсез урындагы чүплекләрне фотога төшерә алачак

1 сентябрьдән Татарстанда мәктәп укучылары арасында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту.

Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак.

Чүплек фотоларын сурәткә иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. «Мәктәп эко-патруле» кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән.

Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр законсыз чүплеккә карата тиешле чаралар күреләчәк. Чүплекне юкка чыгару турында укучыга да хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тиешсез урындагы чүплекләр