Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәктәп белән балалар бакчасы бергә бәйрәм иттеләр

Марс гомуми белем бирү мәктәбе белән Марс балалар бакчасы - белем бирүнең бер үк юнәлештә эшләүче ике чиктәш буыны ул.

Без бер коллектив булып күп еллар дәвамында бергә эшлибез. Бәйрәмнәрне,кичәләрне, чараларны бергә уздырабыз.Ел башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелә.

План нигезендә укытучылар балалар бакчасына занятиеләргә керәбез, мәктәпкә укырга керүче баланы кечкенәдән үк күзәтәбез. Тәрбияче белән киңәшеп җитешмәгән якларны төзәтәбез. Мәктәпкә укырга керүче балалар өчен 1 нче класста ачык дәресләр үткәрәбез, концерт, театрлар күрсәтәбез.

21 мартта мәктәп һәм балалар бакчасындагы дәвамчанлыкны истә тотып төрки халыкларының кышны озатып, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз үткәрелде. Аны башлангыч сыйныф укучылары оештырды. Алар яз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйттеләр, Нәүрүз бәйрәме белән бәйләнешле йолалар күрсәттеләр. Ә соңыннан Нәүрүз кызы балаларны коймак белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз бәйрәме