Мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме узачак
27 декабрь, шимбә көнне, Чүпрәле мәдәният йортында район башлыгының чыршы бәйрәме узачак.
Бәйрәмгә барлык район мәктәпләреннән укуда, спортта, сәнгатьтә, җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашкан алдынгылар, физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле гаиләләрдән балалар җыелачак. Барлыгы 500 бала катнашыр, дип көтелә. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев