Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Машинаң кышка әзерме?

Көз-кыш айлары машина йөртүчеләрдән аеруча игътибар сорый. Һава торышындагы еш үзгәрешләр юлларда хәрәкәт итү өчен зур кыенлыклар тудыра.

Гадәттә, ноябрь аенда беренче каты салкыннар күзәтелә башлый. Ә аз гына суыту белән үк юл өстен юка боз каплый, мондый шартларда руль белән идарә итүгә машина йөртүчеләрнең күбесе тиз генә күнегеп китә алмый. "Карлы-бозлы юл барыбыздан да игътибарлылык, саклык, профессиональ осталык таләп итә. Бу машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә кагыла. Чөнки машина юлын кисеп үткәндә, яисә транспорт узачак юл буеннан атлаганда кинәт егылып, тәгәрмәч астына эләгү ихтималы бик зур. Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәпле, район автоинспекциясе транспорт белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, хәрәкәт тизлеген юлларда иминлек сакланырлык итеп сайларга, аеруча игътибарлы булырга һәм көндез дә транспорт фараларының яктылыгы якын арага төшә торганын кабызып йөрергә онытмаска, шиналарны кышкыларына алмаштырырга өнди. Иң мөһиме, бер-берегезгә игътибарлы булырга кирәк",-ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев