Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендәге "Кояшкай" лагерында Гаилә көне узды

Иске Шәйморза урта мәктәбендә укучыларның җәйге ялларын истә калырлык, күңелле үтсен өчен зур тырышлык куела.

Мәктәп каршындагы "Кояшкай" лагерында быел ике сменада 40 лап укучы ял итә. Лагерьның беренче сменасы 9 июньнән 29 июньгә кадәр эшләгән булса, икенче сменасы исә 30 июньнән башланды.

Биредә, балаларның яллары өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Лагерьда ял итүнең һәр көне план нигезендә алып барыла. Иртәнге гимнастика, төрле ярышлар, бәйгеләр һич туктап тормый. Иң кызыклы ярышлардан: "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл", "Тизрәк, югарырак, көчлерәк!", һава шарлары белән волейбол уйнау, "Төсле эстафета" ярышларын балалар аеруча көтеп алалар.

Моннан тыш, лагерьда мәдәни чаралар да уза. "Күңелле сабантуй", "Әйдәгез, кызлар-малайлар!"-шуларның ачык мисалы. Үткәрелгән чаралар турында фикер алышулар, иҗат ителгән плакатлар, рәсемнәр, иҗади эшләр бәйгесендә дә нәтиҗәләр сөенерлек булды.

8 июльдә лагерьда Бөтен Россия күләмендәге "Гаилә бәйрәме" булып үтте. Бәйрәмгә әти- әниләр, хәтта әбиләр дә килделәр. Бәйрәмгә чакырылган кунакларга балалар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр, сәләтләрен күрсәттеләр. Әти-әниләр белән төрле ярышлар, конкурслар үткәрелде.

Укучылар "Гаилә-бәхет учагы", бары тик гаиләдә генә без яратырга, хөрмәт итәргә, яраткан кешеләребезгә игътибарлы, ихтирамлы булырга өйрәнәбез" дигән уртак фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2014