Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Лагерьда балаларга күңелле булды

Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең тирә-юне яшеллеккә чумган, "Геройлар аллеясы" булдырылып, төрле төрдәге агач үсентеләре утыртылган. Шушы матурлыкта балаларның җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрүдә ярдәм итү максатыннан мәктәптә ел саен "Күңелле сәяхәтчеләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшләп килә.

Агымдагы елда да ул үзенең сезонын июнь аеның беренче көненнән үк башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, биредә балаларның ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Телисең икән, спортзалга кереп шөгыльләнергә, төрле ярышларда, КВНнарда катнашырга, биюләр,җырлар өйрәнергә була.

Лагерь тормышы төрле чараларга бай. 19 июньдә биредә ял итүче балалар "Әниләр көне" бәйрәм-кичәсе үткәрделәр. Кичәгә лагерьда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучы балаларның әниләре дә чакырулы иде.

Әниләргә "Ана күзләре "дип исемләнгән театраль күренеш күрсәтелде. Ул һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды. Бәйрәмгә килгән әниләр дә, балалар үзләре дә лагерь тормышыннан бик канәгатьләр. Алар бәйрәмне оста итеп оештырган тәрбияче Лилия Җамалтдиновага, лагерь җитәкчесе Иван Шумиловка, пешекче Алсу Ахметзяновага, завхоз Дилүзә Вилдановага җылы рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук балалар төрле экскурсияләргә дә чыктылар, берничә мәртәбә бассейнда да булдылар.

Балаларның җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп оештырган өчен район җитәкчеләренә, мәктәп директоры Шамил Мөбарәкҗан улы Абдрахмановка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар,исәнлек-саулык теләп калабыз!

"Күңелле сәяхәтчеләр"мәктәп яны сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларның әниләре исеменнән Ландыш Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев