Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Күңелле очрашу

Шәйморза урта мәктәбе белән Борындык башлангыч мәктәбе һәрдаим тыгыз элемтәдә тора Һәр елны ике мәктәп арасында дәвамчанлык йөзеннән ике арада ачык дәресләр, төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Күмәк оештырылган мондый чаралар күңелләргә дәрт, тәнебезгә сихәтлек, рухи күтәренкелек өсти.

Ике күрше авыл укучылары арасында дәвамчанлык эшләрен дәвам итүне күздә тотып, күптән түгел Иске Шәйморза урта мәктәбендә 4 сыйныф укучылары һәм укытучылары белән Борындык башлангыч укучылары арасында күңелле очрашу булып үтте. Көнозынга сузылган бу очрашуда укучылар бергәләп дәресләрдә утырдылар, сыйныф сәгатендә катнаштылар. Математикадан (Закрепление знаний по темам: "Нумерация». «Единицы длины» укытучысы Әлфия Әхмәтҗанова), ә рус теленнән ( Урок-аукцион "Предложение.Текст. Обобщение» укытучысы Светлана Тарасова) дигән темага ачык дәресләр, "Дружба у нас крепкая» дигән темага үткәрелгән сыйныф сәгате ( әзерләде һәм үткәрде Әлфия Әхмәтҗанова) укучыларда үзара дус- тату яшәүгә ни җитә, безнең арада дуслык уты һичтә сүнмәс,- дигән сыйныф сәгате моның ачык мисалы. "Дружбой умей дорожить" дигән сценарий, укыган шигырьләр, җырлаган җырлар укучылар күңеленә хуш килде.

Килгән кунакларның " Веселые нотки» (укытучы Светлана Тарасова) җитәкчелегендә үткәрелгән чара, укучыларның мәктәп, укытучы апаларына багышланган җырлар, кызыклы биюләре, аларның чын-чынлап җыр биюгә сәләтле булуларын ачыклады. Очрашуның иң кызык өлеше, мөгаен, укучыларның үзара ярышуы булгандыр. Конкурсның кайсын гына алсаң да, һәркайсында укучылар рәхәтләнеп ярыштылар, күңел ачтылар. Төшке аштан соң, мәктәп, кабинетлар, укытучылар белән таныштыру эшен мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөмәрә Ибятова алып барды. Бу күңелле очрашу балалар күңеленә үтеп керерлек яхшы тәрбия чарасы булды. Шундый ял итү мөмкинлеге тудырган өчен, килгән кунакларыбыз бу чараны оештыручыларга, аеруча мәктәп директоры Иршат Җәббаровка ихлас рәхмәтләрен һәм киләчәктә шушы мәктәптә белем алырга теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дуслык дәресе