Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы урта мәктәбендә кошларга багышланган күңелле атна узды

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Илебездә исә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Кече Чынлы урта мәктәбендә дә һәр елны апрель аенда Кошлар көне уңаеннан атналык үткәрү гадәткә кергән.. Атна дәвамында 5-11 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар, үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларның матур итеп ясаган сыерчык ояларыннан, эчтәлекле язылган иншаларыннан, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. "Бәхетле мизгел" уенында укучыларның кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләүләре, барыбызны да таң калдырды . Бигрәк тә, 5-8 сыйныф укучылары бик актив булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошлар көне