Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кубок Чүпрәле командасында

Россия көне уңаеннан районда мини - футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел спортчылар аны өченче мәртәбә билгеләп уздылар. Кубок өчен ярышка ун команда килгән иде. Уеннар башланыр алдыннан стадионда футболчылар парады узды. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков әлеге бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп турнирда катнашучыларга һәм тамашачыларга ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләрен...

Россия көне уңаеннан районда мини - футбол турниры үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел спортчылар аны өченче мәртәбә билгеләп уздылар. Кубок өчен ярышка ун команда килгән иде.
Уеннар башланыр алдыннан стадионда футболчылар парады узды. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков әлеге бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп турнирда катнашучыларга һәм тамашачыларга ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләрен җиткерде, командаларга матур уеннар күрсәтеп җиңү яулауларын теләде. -Россия көне безнең күпмилләтле халкыбыз тыныч яши торган бәйсез һәм демократик дәүләтнең азатлыгын символлаштырган бәйрәм ул. Һәм бүгенге спорт ярышлары да шуны раслый,- диде Александр Валерьевич. Шуны да искәртик, әлеге турнир 2015 елдан үткәрелә башлаган иде. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильдановның әйтүенә караганда, ярышлар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны максат итеп куя. Ул көнне бөтен командаларның да көче бертигез булды, дип әйтергә җирлек тә бар. Ярышлар никадәр кискен булуга да карамастан, турнир дусларча мөнәсәбәттә узды. Аның төп бурычы да барлык милләт вәкилләрен бер гомуми байрак астына җыюдан гыйбарәт иде. Чөнки без бер - беребезгә тугандаш, бер районда, бер регионда һәм Россия дигән бер илдә яшибез, бер - беребезнең гореф - гадәтләрен хөрмәт итәбез. Әлеге олы һәм барыбыз өчен дә гомуми саналган бәйрәм алдыннан районда күп чаралар узды. Чүпрәлеләр күп милләтле Россия дәүләтенең никадәр дус һәм бердәм икәнлеген тагын бер кат исбатладылар.

Реклама

Лидерлык өчен көрәш берничә төркемдә барды. Турнирның финал өлешенә кубок өчен иң көчле командалар чыкты. Алар - барлык көндәшләре өстеннән лаеклы җиңү яулаган Иске Чүпрәле һәм Сембер шәһәрендә яшәүче Задур авылы егетләре иде. 4 : 1 исәбе белән чүпрәлеләр кунакларны җиңелергә мәҗбүр итте һәм күчмә кубокка лаек булды. Ә Чуваш Чүпрәлесе футболчылары өченче урын белән чикләнде. Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җиңү яулаган командаларны медальләр һәм дипломнар белән бүләкләде, эчтәлекле матур уен күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев