Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

КВН үткәрелде

"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә Иске Дуван башлангыч мәктәп укучылары һәр елны актив катнашалар.

Укучылар белән "Татарча да яхшы бел!" дигән темага КВН үткәрелде. Бу КВНда ике команда катнашты. Беренче команда "Зирәкләр", икенче команда "Тапкырлар" иде. Иң башлап һәр команда үз девизын, җырын башкарды. Шуннан соң төрле конкурслар булды. Конкурста Татарстан шәһәрләре, Тукай әкиятләре, ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар кулланылды. Укучылар КВНда татар телен ничек белүләрен күрсәттеләр. КВНда "Зирәкләр" командасы-68, "Тапкырлар" командасы 65 балл җыйды. Бәйрәм күңелле үтте. Башка милләт баласының татарча сөйләшүе-бик матур күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар