Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Кояшкай" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме

Кыш бабай, Су анасы, Убырлы карчык һәм Нәүрүзбикә..

Иске Чүпрәле авылындагы 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында үткән "Нәүрүз"-Яңа көн бәйрәме татар халкының милли традицияләре һәм мәдәнияте асылын балалар күңеленә сеңдерү максатында әзерләнгән иде.

Бакча мөдире Елена Нуретдинова:

-Без мондый бәйрәмнәр аша балаларда миили гореф-гадәтләргә карата хисчән тойгылар уятабыз,-диюе белән дә хаклыдыр.

Балалар әби-бабайлары кигән милли киемнәрдә килгәннәр. Өстәл өстенә әниләр пешергән чәк-чәкләр. Кош телләре куелган. Җитәкче сүзен методист Эльвира Әмирханова, музыка җитәкчесе Алсу Әхсәнова, өлкән төркем җитәкчесе Фирдәүсә Ильязова һәм башка тәрбиячеләр күзаллавында бәйрәмнең уңышлы үтүе дә дәлилли.

Балалар яз турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап Убырлы карчык яшергән Нәүрүзбикәне эзләп таптылар. Кыш бабай белән ярышканда да Нәүрүзбикәгә ярдәмгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз бәйрәме