Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Кояшкай" лагерында көннәр күңелле уза

Балаларның җәйге ялы-мәктәпләрнең тәрбия эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу чорда балаларда сәламәт тормыш рәвеше алып баруга уңай караш булдыру, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максат ителә.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 12 июньнән 2 июльгә кадәр "Кояшкай" көндезге мәктәп яны лагеры эшләде. Лагерьда 1-6 сыйныфларда белем алучы 70 бала ял итте. Аларның ял вакытлары күңелле узсын өчен укытучылар: Галина Фаткуллова,Эльза Яруллина, Миләүшә Сабитова, Эльвира Фатыхова, Фәридә Билялова, Э.Шәмсетдинова, М.Мышова көч куйдылар.

Иртәнге зарядкадан башланган лагерь тормышы, төрле уеннар, экскурсияләр белән дәвам итте. Балалар район оешмаларында, крайны өйрәнү музеенда булып, үзләренә күп мәгълүматлар алдылар. Экскурсияләр арасында иң күңелдә калганы, Изге Болгар җирләренә бару булгандыр, мөгаен. Ак мәчеттә, тарихи вакыйгалар, истәлекле ташлар, һәйкәлләр янында булу, танышу, үз күзләре белән барысын да күрү -киләчәктә уку барышында да ярдәм булачак.

Район тормышында да укучылар үзләреннән күп өлеш керттеләр. Бу-22 июнь һәм 1 июльдә узган Хәтер һәм Кайгы көннәре уңаеннан оештырылган митингларда катнашу, "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында рәсем конкурсларында катнашу һәм башкасы.

Реклама

Балаларның ашау рационы үз эченә төрле боткаларны,салатлар, витаминнар, җиләк-җмиешләрне алган иде.

Лагерьда истә калган көннәренең берсе, ул Сабантуе көне. Бу көнне мәктәптә халык уеннарын берләштергән милли бәйрәмебез бик күңелле узды. Балалар капчык белән ярышты, төрле уеннар уйнады, бүләкләр алды, җырлады-биеде.

Бер сүз белән әйткәндә җәйге лагерь чоры, исеме җисеменә туры килердәй, якты кояшлы көннәр бүләк итте, онытылмаслык мизгелләр булып күңелләрендә уелып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2014

2
X