Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Кояшкай” балалар бакчасында инновацион технологияләр кулланалар

Район үзәгендәге 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә инновация технологияләрен куллану" темасына багышланган семинар үтте.

Семинарда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары, "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев катнаштылар.

Семинарны ачып, балалар бакчасы мөдире Елена Нуртдинова килгән кунакларны балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эшчәнлегендә инновацион технологияләрне куллану мәсьәләләренә тукталды. Аннан соң тәрбиячеләр Дания Фәизова "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә инновацион технологияләрне куллану", М.Алимова "Юл йөрү кагыйдәләре буенча ата-аналар белән эшләү" темалары буенча чыгышлар ясадылар. Әзерлек төркеме балаларының чыгышлары да кунаклар күңеленә хуш килде.

Кунаклар игътибарына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча "Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт" дип исемләнгән уен-дәрес тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, уен-дәрес дәрес барышында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белүләре, төрле билгеләрне дә танулары күренде. Кунаклар-тамашачылар ата-аналар катнашында үткәрелгән КВНны да ошаттылар.

Анна Сергудаева һәм Айрат Хуҗиев "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыкладылар һәм бакча коллективына рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Семинарда катнашучы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары игътибарына "Яңача "Кызыл башлык" дип исемләнгән ике дәүләт теленә дә өйрәтү мәсьәләләренә багышланган дәрес күрсәтелде.

Соңыннан семинар эшенә йомгак ясалды һәм "Кояшкай"балалар бакчасының эшчәнлеге уңай бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы инновацион технология