Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Конкурс талантлы укучыларны барлады

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Мин яратам сине, Россия!" XIV Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсының IV "Ватаным, минем туган ягым!" республика этабы кысаларында район мәктәпләре укучылары арасында патриотик җырлар конкурсы үтте.

Конкурста төрле номинацияләр буенча 9 яшьтән алып 17 яшькәчә мәктәп укучылары катнашты.

Конкурс 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Динә Ахсянованың "Туган ягым" җыры белән башланып китте. Аннан соң мәртәбәле жюри игътибарына бер-бер артлы Яңа Элмәле урта мәктәбе укучылары Анастасия Мискина һәм Светлана Евграфова, Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары Нияз Салихов, Рузилә Исхакова, Матак урта мәктәбеннән Ксения Барышова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәбеннән (балалар бакчасы) Эльвира Исхакова һәм Гөлнара Сәлахова, Рамил Бекмухамедов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Айгөл Каюмова (Иске Шәйморза), Евгения Арисова (Уби), "Домисольки" вокал төркеме (1 номерлы мәктәп), Александра Ярмушова, Наталья Никифорова (Зур Аксу), Гүзәл Җәлалова, Лиана Бахитова һәм Виктория Долгова (2 номерлы мәктәп), Мария Моисеева, Валерия Юманова, Арина Ярзуткина (Яңа Уби), Илшат Сафиуллов (Кече Чынлы), Лиана Фәхретдинова (Иске Ишле), Кристина Головина, Анастасия Филиппова (Городище), Ксения Токмакова (Түбән Чәке), Зилә Юсупова (Иске Чокалы), Рузилә Алиева (Зур Чынлы) үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Нияз Сәлахов (Иске Кәкерле, соло, кече яшьтәгеләр арасында, рәсемдә), Динә Ахсянова (1 номерлы Иске Чүпрәле, соло, өлкән), "Домисольки" вокал төркеме (беренче мәктәп, кече яшьтәгеләр буенча), Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучылары вокал төркеме (өлкән сыйныфлар арасында) I урынга лаек дип табылдылар һәм I дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнделәр. Беренче урын яулаучы укучыларның һәркайсы республикакүләм үткәрелүче конкурста район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мин яратам сине, Россия!” XIV Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсының IV “Ватаным, минем туган ягы...