Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Фатыйх Әмирхан исемендәге VI фәнни-гамәли конференциядән тәэсирләр

Татар әдәбиятының классигы Фатыйх Әмирханның тормыш юлы, иҗаты турында белмәгән кеше юктыр. Мәктәп программасы аша аның "Нәҗип", "Корбан", "Ул үксез бала шул" хикәяләре, "Хәят" повесте һәркемгә таныш. Республика күләмендә Фатыйх Әмирхан исемендә конференция үткәрелеп килә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зифа Таҗетдинова җитәкчелегендә фәнни-эзләнү эше башкарып, Фатыйх Әмирхан исемендәге алтынчы фәнни-гамәли конференциягә юлладым. Бәйге ике турда үткәрелде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча җиңүче буларак, икенче турга чакырылдым. Мәркәзебез Казанда фәнни хезмәтемне яклап чыгыш ясадым. Мәртәбәле жюри минем хезмәтемне 1нче урынга лаек дип тапты, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 1нче дәрәҗәле дипломы белән бүләкләндем. 1нче урын алучыларга якташыбыз - Иске Чүпрәледә туып үскән галим Иршат Гафаровның "Болгар - Казан тарих көзгесендә" исемле китабын бүләк иттеләр!

Шулай итеп, мәдәният елы кысаларында фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап, җиңү яулап, Ф.Әмирханның музее белән танышып, аның туганы белән аралашып, без укый торган татар әдәбияты дәреслеге авторы - Хатыйп Миңнегулов кебек бөек галимнәр фикерен тыңлап, Чүпрәледән булуым белән тагын да горурланып, карашларымны киңәйтеп кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фатыйх Әмирхан исемендәге VI фәннигамәли конференция