Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кол Шәриф мәчете беренче унлыкта

2013 елның март аеннан Россиядә Рус географик җәмгыяте һәм Россия 1 телеканалы тарафыннан игълан ителгән "Россия 10" дип исемләнгән мультимедиа конкурсы старт алды.

Татарстан Республикасын әлеге конкурста Кол Шәриф мәчете һәм башка архитектура һәм табигать объектлары тәкъдир итә. Кол Шәриф мәчете Иделаръягы округы буенча беренче унлыкка керү һәм тагын да күтәрелү мөмкинлегенә ия. Әмма моның өчен тавыш бирү кирәк. Мәгълүмат белән якыннанрак http://10russia.ru/sights/7/1912/ сайтында танышып була.

Тавыш бирү 2013 елның 29 сентябренә кадәр, өч этапта үтә. Беренче этапта июнь ахырына кадәр сигез федераль округтан 10ар күренекле объектлар, урыннар билгеләнәчәк. Беренче тур буенча тавыш бирү "Россия 10" проектының сайтында 10russua.ru һәм 10россия.рф. адреслары буенча башкарыла. Әлеге мөһим чарадан читтә калмассыз дип ышанып калабыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия 10