Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кош гриппы куркынычмы?

Кош гриппы- кошларда була торган ашкайнату, сулыш органнарын зарарлаучы вируслы авыру, үлү очраклары күп. Авыру дәваланмый, вирусның таралу куркынычын кисәтү максатында, чирле кош-корт юк ителә.

Авыруның билгеләре

Авыру тавыкларның кисәк йомырка салулары кимү белән сизелә башлый, алар аз ашый башлыйлар, күп су эчәләр, тынычсызланалар. Авыру кош үзен гадәти булмаганча тота, хәрәкәт итү координациясе үзгәрә (башын әйләндерә, муены кәкрәя), тышкы ярсыткычларга реакциясе булмый, канатлары тырпаеп тора, үләренә берничә көн калгач кикрикләре күгәрек төсенә керә. Тавыклар башларын аска салындырып, күзләрен йомып торалар, еш сулыйлар, карлыккан тавыш чыгарып сулыш алалар. Шулай ук, эчләре китү күзәтелә, тизәкләре көрән-яшкелт төстә, неврозлар, тартышулар була.

Кош гриппына каршы профилактика

Авыруны дәвалау алымнары һәм чаралары булмаганга, төп профилактика чарасы булып шәхси хуҗалыкларда тавыкларга вакцинация һәм ревакцинация ясау тора. Йорт хуҗалары үзләренең кош-кортларын башка кош-корт белән элемтәгә кермәслек итеп ябык урыннарда тотарга тиеш. Азыкларны да ябык урыннарда сакларга киңәш ителә.

Тавык-чеби сатып алганда да игүтибарлы булырга кирәк. Тавык-чебине кош гриппы авыруы буенча имин булган территорияләрдән кертелгәнне генә сатып алырга кидәш ителә. Яңа сатып алынган тавыкларны ун көн дәвамында башка кош-корттан аерым урыннарда тотарга һәм аларның үз-үзләрен тотышларына игүтибарлы булырга кирәк. Әгәр яңа сатып алынган кош-кортта кош гриппы авыруы билгеләре күренсә яисә тавыклар үлә башласа кичекмәстән үзегез яши торган җирлектәне ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шул ук вакытта шәхси гигиена кагыйдәләрен дә төгәл үтәү сорала. Кош-кортны караганда махсус өс һәм аяк киеме киеп, аннан соң аларны салып куйсагыз әйбәтрәк булачак. Кош-корт карый торган киемнәрне ешрак юарга һәм чистартып торырга киңәш итәбез. Авыру кош-кортның бүлендекләре үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, коенганда яисә су эчкәндә кешене дә зарарларга мөмкин. Вирус, шулай ук, һава-тамчы, һава-тузан юлы, пычрак куллар аша да кеше организмына эләгә ала. Әгәр кош-кортны караганнан соң сездә гриппка охшаган көчре респиратор авыру күзәтелә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге профилактика чаралары бик гади һәм аларны үтәү әллә ни кыенлык тудырмый. Ә менә алда язылган профилактика чараларын төгәл үтәсәгез, үзегезне дә, шулай ук, йорт кошларын да кош гриппы авыруыннан саклап кала алуга тулы гарантия бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кош гриппы