Район үзәк китапханәсе конкурста катнашырга чакыра
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында район үзәк китапханәсендә "Җирдә тынычлык бәрабәренә" республика конкурсы үткәрелә.
Конкурс ике номинацияне күздә тота: 9-11 яшьлек укучылар арасында яттан сугыш турында шигырь, 12-14 яшьлекләр арасында сугыш турындагы әсәрләрдән татар һәм рус телләрендә өзекләр уку. Чыгышлар 5 минут дәвамлылыгында булырга тиеш. Слайдлар, видеоязмалар, костюмнар, музыка куллану хуплана. Конкурс 2015 елның 8 маена кадәр өч этапта узачак. Муниципаль этаптагы җиңүчеләр 20 февральгә кадәр билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев