Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кисәтү максатында

28 августта район Башкарма комитетының утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды. Утырышка ТР Юстиция министрының беренче урынбасары С.Столяров, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

Утырышның көн тәртибендәге беренче - "Яңа 2012-2013 уку елында район белем бирү учреждениеләренең террорга каршы куркынычсызлыгы һәм саклану торышы" мәсьәләсе буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ф.Камусинның, район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы М.Хәмидуллинның һәм район мәгариф бүлеге начальнигы М.Хәлиулловның чыгышлары тыңланды. Безнең район, башка регионнар белән чагыштырганда, тыныч урында урнашкан булуга карамастан, халык, ягъни балалар күп тупланган урыннарны саклауның үз кануннары бар. Шуңа да бу уңайдан районда билгеле бер эшләр башкарыла, белем бирү учреждениеләренең террорчылыктан сакланышы һәм янгынга каршы торышы тикшерелә.

30 августтан 30 сентябрьгә кадәр республикада "Экстремизмга-Юк!" акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларында район оешмалары, службалары катнашында нинди эшләр башкарылырга тиешлеге белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш