Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кыргый үләннәргә штраф

Ел саен район территориясендә наркотик матдәле үсемлекләрне законсыз җыюга бәйле җинаять кылулар теркәлә.

Россия Федерациянең административ хокук бозулар турындагы Кодексның 10.5 маддәсе нигезендә наркотик яисә психотроп матдәле кыргый үләннәрне юк итү буенча чаралар кабул ителмәгән очракта штраф төрендәге административ җаваплылык каралган.

Гражданнар өчен ул 1500-2000 сумны, вазифаи затлар өчен 3000-4000 сумны, юридик затлар өчен 30 000-40 000 сумны тәшкил итә.

Реклама

2012 елда физик затлардан берәү кисәтү ясаганнан соң да үз бакчасындагы кыргый киндерне юк итү өчен чара күрмәгәнлектән административ җаваплылыкка тартылды, шулай ук, бер вазифаи зат кыргый наркотик матдәле үсемлекләрне юк итүгә төзелгән күрсәтмәне үтәмәгәнлеге өчен дә административ штрафка тартылды.

Әлеге уңайдан Чүпрәле район прокуратурасы район халкын кисәтеп, территорияләрендә кыргый үсеп утыручы наркотик матдәле үсемлекләрне юк итү буенча тиз арада чаралар күрергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: іыргый үләннәр штраф