Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кыш бабайдан бүләк

Яңа елда һәрбер кеше ниндидер могҗиза көтә, ә нәниләр "чын Кыш бабай" белән очрашу турында хыяллана.

Марс урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары Яңа ел алдыннан, балаларның хыялларын чынга ашыру максатында, "Кыш бабайдан котлау" дип исемләнгән акция оештырды.

Акция барышында Каракитә авылында уңышлы гына эшләп килүче һәм яңа гына үз эшләрен башлаган эшмәкәрләр ярдәме белән җыелган яңа ел күчтәнәчләреннән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яңа ел бүләге" әзерләнде.

Һәр йортка Кыш бабай белән Кар кызы килеп, сабыйларны бәйрәм белән котлап, җырлар җырлатып, шигырьләр сөйләтеп, уеннар уйнатып бүләкләр өләште (рәсемдә).

Шушы сабыйларның алсу йөзләрендә шатлыклы елмаюны күрү, әти-әниләрне, әби-бабайларны ике-ләтә сөендерде. Әлеге бүләкләрне әзерләүчеләргә, авыл эшмәкәрләренә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабайдан бүләк