Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кыш бабай кайда туа?

Яңа ел алдыннан һәркем ниндидер могҗиза көтә. Ә балалар өчен могҗиза тудыручы кем соң ул? Әлбәттә инде-Кыш бабай.

Еш кына балаларның Кыш бабай кайда яши дигән соравына, без, әти-әниләр, еракта, бозлык булган якларда дип әйтәбез. Гәрчә, ул шулай булмаса да, ирексездән үзебез дә эчке күңелеебез белән әйткәнебезгә ышанабыз.

Мәскәү шәһәрендә ел саен Кыш бабай булырга теләүчеләр махсус курслар үтә. Әлеге эш 12 ел дәвамында алып барыла. Биредә тарих, сөйләү культурасына, актерлык осталыгына, гомумән, балаларга күңелсез булмасын өчен "Кыш бабайлар"ны бар нәрсәгә дә өйрәтәләр. Алар белән режиссерлар, композиторлар, гримерлар шөгыльләнә. Әмма уку әле моның белән генә тәмамланмый, Кыш бабайлар аннан соң балалар алдында имтихан тота. Һәр бабайга диплом бирелә. Үткән ел 25 шундый оста әзерләнгән.

Ә безгә исә Кыш бабайны көтәсе генә кала. Эш аның дипломлы, яки дипломсыз булуында түгел, иң мөһиме-ул һәр йортка җылылыгын, шатлыгын, бәрәкәтен алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай