Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Кеше һәм табигать» һәм “Эколидер” республика конкурсы

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен "Кеше һәм табигать» һәм "Эколидер" республика конкурсы үткәрелә.

Агымдагы ел "Экология һәм әйләнә тирә-мохитне саклау" елы буларак билгеләнүе кысаларында әлеге конкурсны үткәрүгә быел да зур әһәмият бирелә. Конкурс берничә төрле номинация буенча тормышка ашырыла. Анда әйләнә-тирәне саклау эшенә зур өлешен кертә торган республиканың алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф, социаль өлкә, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, масса-күләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Реклама

Конкурста катнашу өчен ел дәвамында башкарылган эшләр турында материлларны туплап, 2013 елның 16 октябреннән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә 2013 елның декабрь аенда булачак. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының сайтыннан һәм министрлыкның экологик мәгърифәт бүлегенә 8( 843) 2676811 телефон номерлары буенча шалтыратып белешә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология

2
X