Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлылар Чуашиянең Татар Сыгыты урта мәктәбе белән хезмәттәшлек итә

Туган телне саклау, үстерү - бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә.

Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел - милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул. Ә телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Чөнки илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы - нәкъ менә мөгаллимнәр кулында. Без Кече Чынлы урта мәктәбе милли мәктәп буларак, Чуашия Республикасы Татар Сыгыты урта мәктәбе белән хезмәттәшлек итәбез.

6 апрель көнне безнең мәктәптә Татар Сыгыты урта мәктәбе һәм районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында регионара семинар үтте. Семинар барышында килгән кунакларга ачык дәресләр, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре тарафыннан оештырылган "Нәүрүз мөбәрәкбад!" исемле ачык чара күрсәтелде. Эбру сәнгате һәм ком өстәлләрендә күрсәтелгән мастер-классларга сокланмаган кеше калмады. Шулай ук мәктәп директоры Ибраһимова Т.Р., укыту эшләре буенча директор урынбасары Миначева Г.К., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э.Ә. мәктәпнең уңышлары белән таныштырдылар.

Килгән кунаклар бик канәгать булып, чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел