Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы урта мәктәбендә Зыятдин Арсланов исемендәге дружина җыены үтте

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 еллыкка әзерлек уңаеннан Кече Чынлы урта мәктәбенең "Дан" орденының тулы кавалеры Арсланов Зыятдин исемендәге дружина җыены үтте. Җыен "Герой пионер"ларга багышланган иде.

Җыен иң элек отряд җитәкчеләренең сборга әзерлекләре турында рапортлар бирүе белән башланып китте.

Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты . Сигез - унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре - үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы - хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр.

Әлеге балалар язмышы бер - берсенә бик охшаш. Сугыш чоры балалары өчен сугыш дигән михнәт гомуми биографиягә әйләнгән. Тылда булсалар да, барыбер алар сугыш чоры балалары.

Реклама

Ватан сугышында катнашучы балаларның күбесе разведчик, партизан отрядларында хәрәкәт иткәннәр. Алар сезнең кебек үк яшь пионерлар һәм комсомоллар иде. Алар мәңге балачакта калдылар. Хәер, алар яшәгән чорны балачак дип атап буламы икән? Сугыш елларында балачак өчен урын калмыйдыр шул. Ватанны саклау өчен алар өлкәннәр белән бер рәткә бастылар. Иң яшь партизаннардан Марат Казей, Володя Дубинин, Лёня Голиков, Валя Котик, Зина Портнова күп батырлыклар эшләп Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар.

"Герой пионерлар"га багышланган презентация ярдәмендә балалар чыгыш ясадылар.

Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр, ләкин аларны онытырга беркемнең дә хакы юк! Илебезнең күкләре тыныч булсын, сугыш утлары кабынмасын. Батырларның даны мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дан Орденының тулы кавалеры Арсланов Зыятдин