Кече Чынлы урта мәктәбендә Гаилә бәйрәме узды
Кече Чынлы урта мәктәбенең 2 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Зөлфия Фәхретдинова һәм тәрбияче Миләүшә Хөсәенова җитәкчелегендә «Гаилә бәйрәме» үткәрелде.
Бәйрәмдә сыйныф укучыларының барлык әти-әниләре катнашты.Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар тарафыннан әти-әниләргә багышланган шигырьләр сөйләнелде,күмәк һәм аерым җырлар җырланды.Укучылар үзләре әзерләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшырдылар.
Икенче өлешендә әти-әниләр белән кызыклы викторина уздырылды,серле табышмакларга җаваплар әйтелде.Җырлы-биюле уеннар уйналды.Балалар тарафыннан төрле биюләр башкарылды.
Ата-ана һәм балаларның үзара мөнәсәбәте бер-беренә мәхәббәте, ышанычы,үзара аңлашуга нигезләнгән. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев