Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы урта мәктәбенең “Ләйсән” лагеренда ял итүчеләр сәяхәттә

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланып каникуллар башлануга укучыларның ялларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Безнең авыл балаларының әлеге проблемасын Кече чынлы урта мәктәбе каршында эшләп килүче "Ләйсән" исемендәге җәйге лагерь уңай хәл итә.

Агымдагы елда да лагерның һәр көне үзенә бер төрле кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү, осталыкларын тагын да ачу, күзаллауларын киңәйтү, сәламәтлекләрен арттыру максатыннан чыгып алдан ук план төзелде. Элеге план нигезендэ һәркөнне төрле чаралар, экскурсияләр, әңгэмэлэр, конкурслар оештырылды. Лагер эше иртәнге зарядка белән башланып китә, аннан балалар линейкага төзелә.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау балалар тәрбияләүдә аеруча мөһим урын алып тора. Барлык чараларның да асылын нәкъ әлеге юнәлеш тәшкил итте. Балалар бигрәк тә физик күнегүләрне күңелле спорт ярышларын саф һавада хәрәкәтле уеннарны, төрле бәйгеләрне яраттылар.

Лагерьда иҗат дөньясы да үз талантларын барлый. Төрле темаларны үз эченә алган рәсем бәйгеләре еш үткәрелде. Бөтен.дөнья наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара кысаларында балалар ясаган рәсемнәр кубесен уйланырга мәҗбүр итте.

Балаларга патриотик тәрбия биру максатыннан программага төрле чаралар, эксурсияләр оештырылды." Әниләр чишмәсе"нә, "Икмәк пешерү" цехына, китапханәгә, мәктәбебезнең"Туган як"музеена һәм Чүпрәле район муззена экскурсияләр оештырылды. "Туган як" музеенда балалар авылыбызның күренекле кешеләре,хезмәтләре, авылнын үткәндәге тормыш-кункүреше, тарихтагы мөһим вакыйгалар, эспонатлар белән танышсалар, район музеенда Райоыбыздан чыккан күп кенә зур шәхесләр белән таныштылар. Музейдан чыгып Геройлар аллеясына юл тоттык. Монда районыбыз геройлары белән таныштык. Авылдашыбыз Арсланов З.М. һәйкәле янында истәлекле фотога төштек. Дементьев паркын да читләтеп үтмәдек. Бу паркны балалар аеруча зур кызыксыну белән карадылар. Балалар экскурсиядән бик канәгать булып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев