Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы укучылары 50 елдан соң очрашты

1965 елның чәчәкле май аенда Кече Чынлы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, төрлебез төрле якларга таралган идек. Быел, 50 елдан соң, очраштык.

Кече Чынлы авылындагы Сабантуй бәйрәме без сыйныфташларны да очраштырды. Кызганыч, инде арабызда бакый булучылар (11 кеше вафат) да бар. Шуңа да 14әүләп кенә җыелдык.

Еллар үзенекен иткән. Бер-беребезне танымый тордык. Олыгайганбыз, йөзләребез дә нык үзгәргән, чәчләргә чал кергән. Хәер, ни сөйләсәң дә, 65 яшендә ич инде без!

Аллага шөкер, һәркем үз тормышыннан канәгать, беркем дә авырлыклар алдында югалып калмады, югары белемнәр алып, хезмәт итеп, хәзер инде оныкларның уңышларына куанып яшибез. Арабызда күбебез дин кушканча, шөкер кылып, намазлар укый. Егетләребез дә мәчеткә йөри икән.

Чәй өстәле артында бала чактагы хатирәләр яңарды, бик кызык һәм күңелле булды. Очрашулар кирәк әлбәттә, күңелдә булган балачактагы дусларның кайда, нишләп йөргәнлекләрен беләсе, һичъюгы, үзләрен бик тә күрәсе килә. Очрашудан соң, күңелләр канәгатьләнеп калды. Җырларда да бит, "Җир астыннан юллар булмас, исән чакта күрешик" дип җырлыйлар. Без дә киләчәк очрашуларга кадәр, шулай дип саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 елдан соң очрашу