Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы авылында юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән үк өйрәнәләр

Кече Чынлы авылындагы "Балачак иле"балалар бакчасында "Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел"дип аталган бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмнең төп кунаклары район мәгариф бүлеге А.Исхакова , ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хуҗиев, әниләр һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре иде. Чарада шулай ук, әниләр дә катнашты.

Әниләр һәм балалар катнашында ике команда: "Зебра " һәм "Светофор" юл йөрү кагыйдәләренә багышланган биремнәргә, сорауларга җавап бирделәр. Командалар биремнәр эшләгән вакытта исә балалар үзләренең җырларын,шигырьләрен,биюләрен килгән кунакларга бүләк иттеләр. Әйтергә кирәк, чарада балалар да,әниләр дә,килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр. Айрат Хуҗиев балаларга бүләкләр дә тапшырды.

Агымдагы елда бакчабыз 1 миллион сум грант отуга иреште. Әлеге акчаларга яңа җиһазлар белән җиһазланган бүлмәләр,берсеннән берсе матур уенчыклар, сенсор кабинет ясалды. Килгән кунаклар, тәрбиячеләр балалар бакчасының матурлыгына шаккаттылар. Мондый уңышка ирешү, әлбәттә,тәрбиячеләрнең балалар һәм әти-әниләр белән дус,бердәм булуы белән аңлатыла.

Безнең өчен иң мөһиме балаларыбыз исән булсыннар,балалар бакчасында аларның тавышлары тынмасын иде, юлларда да хәвеф-хәтәрсез, имин йөрсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре