Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы авылында яшь гаиләләрне кайгырталар

Кече Чынлыда гадәт буенча үткәрелүче Сабан туй бәйрәме быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте.

Республика, алай гына да түгел, Россия күләмендә үзен таныта алган «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров бәйрәмнең һәркемгә күтәренке күңел өстәвен, аның якты хатирасе киләсе елга кадәр дәвамлы булуын теләде.

Район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны озак еллар дәвамында биләгән, бүгенге көндә дә тотрыклы, җирдә нык басып тора алуы белән Кече Чынлы авылы шушында яшәүчеләре, көн-дими, төн дими тырыш хезмәт итүчеләре белән горурлана. Сабантуй бәйрәмендә Барис Гафуров кырда, фермада эшләүчеләргә карата рәхмәтләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Хуҗалык җитәкчесенең авылны саклап калу юнәлешендә дә билгеле күзаллаулары бар. Яшьләрне авылда калдыру, демографияне арттыру максатыннан кышкы җыен вакытында ук, яңа туган һәр бала өчен бозаулата бүләк бирәм дип вәгъдә итте. Сабантуй бәйрәмендә исә Барис Гафуров яңа тормыш башлаган яшь Хәкимовлар гаиләсенә телевизор бүләк итте.

Чыннан да бүген Кече Чынлы авылында һәр йортка суы кергән, чыккан, газ ягулыгы бар. Фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары ачылды. Балалар бакчасы гөрләп эшли, укучылар төзекләндерелгән якты, матур мәктәп бинасында белем ала. Агымдагы елда җитәкчелек тырышлыгы белән яңа асфальт юл барлыкка килде. Инде "Чиста су" программасы буенча да зур эш башкарыла, рәхәтләнеп эшлисе дә яшисе генә.

Бу турыда Сабантуйга олы кунак булып килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та авыл җирендә тырыш кешегә яшәргә һәм эшләргә бүген бөтен мөмкинлекләр барлыгын, шәһәр белән аерма, хәтта юклыгын да, искәртеп үтте.

Котлаулар, тәбрикләүләрдән соң, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның һәм алар төркеменең җыр-моңнары белән уеннарда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәп тордылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев