Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Казаннан җиңү белән

Февраль-май айларында Татарстан мәктәпләрендә Россия прокуратурасы оешуына 290 ел тулу уңаеннан иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабына 7800 эш тапшырылган иде.

Алар арасыннан 423 инша республика күләмендә үткәрелгән икенче этапка сайлап алынды. Монда исә, иң яхшы 20 эш авторы билгеләп үтелде, һәм алар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә 16 майда Татарстан Прокуратурасында оештырылган бүләкләү тантанасына чакырылды. Татарстан Республикасының баш прокуроры Кафил Әмиров 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 "Б" сыйныф укучысы Диас Җәлаловка һәм 10 "А" сыйныф укучысы Лениза Яфизовага Татарстан Прокуратурасы, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Җиңүчеләрнең укытучылары Энҗе Мөхетдинова Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура