Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Казанга автобуслар Иске Чүпрәле мәдәният йорты яныннан китә

Казан автобусларының юлга кузгалу һәм кайтып туктау урыны - район үзәгендә, төгәлрәк итеп әйткәндә, Иске Чүпрәле мәдәният йорты янындагы машиналар кую мәйданчыгы.

Әлегә кадәр районда автобуслар өчен килеп туктау, борылып чыгу юлларының бу төр транспорт өчен таләп ителгән шартларда булмавы проблема тудыра иде. Район җитәкчелеге автобус йөртүчеләр, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән киңәшкәннән соң, бу проблеманы хәл итүнең иң кулай вариантын тапты. Автовокзал төзелеп беткәнче Казанга автобуслар мәдәният йорты янындагы мәйданнан кузгалачак һәм шунда кайтып туктаячак. Район җитәкчелегенең мондый карары 1 ноябрьдән тормышка ашырыла башлады. Мәйданчыкта якын көннәрдә пассажирлар өчен павильон да урнаштырылачак.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, автобуслар Казанга көнгә өч рейс ясый. Иртән юлга аларның беренчесе -5 сәгатьтә, икенчесе -9 сәг. 30 минутта, өченчесе 13 сәг. 30 минутта кузгала. Казаннан Чүпрәлегә кайту вакытлары исә: беренче рейс- 9 сәг. 30 минутта, икенчесе - 13 сәг. 45 минутта һәм өченче-соңгы рейс - 17 сәг. 10 минутта. Казандагы соңгы тукталыш һәм юлга кузгалу урыны - Воровской урамындагы "Казан-2" терминалы янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев