Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Казанда чуваш милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе булып үтте

Үткән җомгада республикадагы чуваш милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе булып үтте.

Конференция эшендә Татарстан һәм Чувашия Республикалары мәдәният министрлыгыннан, республика Дәүләт Советыннан вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашты. Чүпрәле районыннан барган делегацияне район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкләде.

Татарстанда яшәүче бүгенге чуваш милләтенең, аның мәдәниятенең үсеше, үзгәрешләр кичерүе хакында күп сүзләр әйтелде. Чуваш милли-мәдәни автономиясенең эшенә уңай бәяләмә бирелде. Конференциядә чуваш милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе Константин Яковлевның еллык эшкә нәтиҗә ясаган чыгышы тыңланды.

Бүген республикадагы 23 районда чуваш милли-мәдәни автономиясенең җирле оешмалары эшләп килә. Алар тарафыннан китапханәләрдә, чуваш язучыларының юбилейлы даталарын билгеләп үткәндә, мәдәни чараларда күп өлеш кертелә.

-Чуваш язучылары өчен бүген республикада "Сувар" газетасы каршында "Таң" журналы нәшер ителә. Әмма бу гына милләтебезнең үсешен күтәрү өчен бик аз. Чуваш җыр һәм бию ансамбле, Татарстан яңа гасыр каналыннан, әйтик, "Якташлар" дигән тапшырулар әзерләп була. Спорт өлкәсендә ирешәселәребез дә бик күп әле безнең,-диде Константин Яковлев. Бу урында, хәтта, мәдәният йортларында чараларның белдерүләре дә милли телдә булмавы хакында тәнкыйть сүзләре белдерелде.

-Бары тик бердәм һәм бергә булганда гына кечкенә эшләрдән зурны гамәлгә ашырып, ә зурларны тәмамлап була. Бары җиң сызганып эшкә керешергә кирәк, аеруча авылларда "йоклап бара" торган чуваш милләтен уятырга кирәк,-диде Чуваш милли конгрессының вице-президенты, якташыбыз Николай Угаслов.

Татарстанда берничә якшәмбе мәктәпләренең эшләве хакында да сүз барды чарада. Мондый мәктәпләрне чувашлар яши торган барлык районнарда да булдыру мөмкинлеге каралды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова:

-Республикада татарлар һәм чувашлар бик тату һәм дус булып яшиләр. Бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын ихтирам итеп, аларны бергә үткәрәләр. Киләчәктә дә бу шулай булып калсын,-дигән теләкләрен ирештерде.

Чарага йомгак ясалып, чуваш милли-мәдәни автономиясенең рәисе вазифасына кандидатлар күрсәтелде. Алар арасында якташыбыз, Чуваш Бизнәсе авылынннан Александр Саиткин да бар иде. Ул бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, эшмәкәр. Өч кандидат арасында ул үзенең тавышын "Сувар" газетасы редакторы Константин Малышевка бирде. Сайлауда 190 мандатлы делегат катнашты. Ачык сайлаулар нәтиҗәсендә чуваш милли-мәдәни автономиясенең җитәкчесе итеп, Константин Яковлев үзе үк сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чуваш миллимәдәни автономиясе