Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Казан Кремлендә Чүпрәле укучыларын котладылар

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың "Яңарыш" фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау -шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Республиканың "Яңарыш" фонды башкарма директоры Татьяна...

Конкурста тәкъдим ителгән эшләргә югары бәя бирелде һәм җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр арасында 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Лидия Долгова да бар иде (җитәкчесе Гөлия Бахитова. Ул "Болгар шәһәренә минем сәяхәтем" исемле рус телендәге иншасы белән икенче урынны яулады.

Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсемнәргә республикакүләм бәйге 2015 нче ел башында игълан ителгән иде.

Бу көнне, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашуда республика районнарыннан "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" җиңүчеләре дә катнашты. Районнан әлеге очрашуга 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 1 "В" сыйныф укучысы Ильяс Фәизов барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Кремле Болгар һәм Зөя утрау шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы