Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Караклык юлы ерак алып баралмас

2012 елның 13 апрелендә Городище авылында яшәүче аналы- уллы Ольга һәм Владимир Ульяновларга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы яклады.

Алдан үткәрелгән тикшерүләрдән мәгълүм булганча, агымдагы елның 13 февралендә, көн кичкә авышкан вакыттарак була бу хәл. Кинәт кенә 30 яшьлек Владимирны чит мөлкәтне кулга төшерү хисе биләп ала. Ә моның өчен ерак барып та торасы түгел, күрше Мугиннар өйдә югында шунда гына кереп чыгасы. Бу хакта ул 56 яшьлек әнисенә дә әйтә. Әни кеше дә улының шундый "кыйммәтле" сүзенә каршы килми, шунда ук риза була.

Вакыт кичке алтылар тирәсе. Кышкы кичтә караңгы да күптән төшкән. Тирә-яктагы тынлык һәм күршеләрнең өйдә юклыгыннан файдаланып, аналы-уллы Ульяновлар кулларына капчык алып күрше йортны таларга юнәләләр. 30 яшьлек Владимирга өй эченә үтеп керү берни тормый. Бер селтәнү белән тәрәзә пыялаларын коеп төшерә һәм кухня якка керә. Әнисе, исә урам яктагы яшелчә бакчасында карак улының иминлеген тәэмин итүне үз өстенә ала. Владимир тәрәзә аша әнисенә 2 кәстрүл, 2 чәйнек, дуршлаг, 19 метр электр чыбыгы, 5 метр озынлыктагы шланга, автомобиль насосы һ.б. тапшыра. Барлык урланган әйберләрнең гомуми бәясе 2821 сум 25 тиенне тәшкил итә. Аннан соң Ульяновлар капчыкларын иңнәренә салып, тыныч кына кайтып китәләр. Мугиннар өйдәге хәлне күргәч шаккаталар. Бакча аша узган эзләр дә ярылып ята һәм алар туп-туры күрше өенә баралар. Әлбәттә, әлеге җинаятьне ачу өчен полиция хезмәткәрләренә баш ватып торырга туры килми. Каракларның кемнәр икәнлеге шунда ук ачыклана. Суд утырышында да алар үзләрен гаепле санадылар, үкенгән булдылар. Тик соң шул инде. Владимир 2 ел шартлы срок белән-ике елга, ә әнисе Ольга 1 ел шартлы срок белән бер елга ирекләреннән мәхрүм ителделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урлашулар