Каракитә авылы балалар бакчасында Яңа ел бик күңелле узды
Кәҗә елының соңгы көннәре. Һәр оешма чыршы бәйрәме үткәрә. Каракитә авылы балалар бакчасында балалар өчен бәйрәм бик күңелле үтте.
Җыр-бию, уен-көлке бәйрәмгә ямь өстәде. Мәктәптән Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Балалар кызыклы шигырьләр сөйләп Кыш бабайдан бүләк алдылар. Кар кызы нәфис сүзләре белән балаларга чыгышларында дәрт өстәде. Шушындый бәйрәмне оештырган, балаларны бар нәрсәгә өйрәткән бакчада эшләүче барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев