Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кара пыяланы “кысалар”

Автоинспекция хезмәткәрләре кара пыялалы машиналарга игътибарны арттыралар. 2012 елның 1 июленнән алдагы ян-як пыялаларны каралткан өчен машинаның дәүләт номерын алачаклар.

Элек аның өчен 500 сум штраф түләргә туры килә иде. "Чыннан да, 2012 елның 1 июленнән пыялалары каралтылган автомашинаны идарә иткән өчен 500 сум штрафтан тыш, дәүләт теркәү номерларын да алачаклар. Әмма бу очракта шуңа игътибар итик: эксплуатацияләүгә рөхсәт бирмәүче сәбәпләрне төзәткәнчегә кадәр генә номерлар алына, икенче төрле әйткәндә, кара тонировканы алганчыга кадәр. Әгәр машина хуҗасы шунда ук тонировканы ала икән, ул вакытта номерларны салдырып торуның кирәге калмый. Ул эшне автосервиста эшләтергә теләүчеләр-рәхим итсеннәр, тик автоинспектор номерларны алып калачак һәм машина белән бер тәүлек идарә итүне рөхсәт иткән язу бирелә. Тонировканы алу белән үк номерлар машина хуҗасына кире кайтарыла",- ди райондагы автоинспекция башлыгы Фәнис Гайниев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев