Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Каникулларны файдалы итеп

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе каршында оештырылган "Кояшкай" кышкы сәламәтләндерү лагеренда быел 30 бала ял итте.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Фәтхуллова әйтүенчә, 29 декабрьдән 6 январьга кадәр дәвам иткән лагерь тормышында төрле чаралар үткәрелгән. "Балалар белән саф һавада төрле уеннар оештырдык, "Күңелле стартлар" дип аталган ярышларда алар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, таудан чанада шудылар. Бөек шәхесебез Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү буенча да чаралар үткәрелде. Шушы тема буенча укучыларны ике командага бүлеп КВН оештырдык. Алар монда Тукаебызның шигырьләрен укыдылар, "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. КВНга әзерләнү вакытында шагыйрьнең яшьлек елларын һәм тормышындагы кайбер чорларны искә алдылар. Балаларны тукландыру да яхшы оештырылды. Ашамлыклар яшелчәләр белән балансландырып, витаминнарга баетылган иде", ди ул.

Ә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе яны "Родничок" лагерында 15 бала ял иткән. Биредә һәр иртәнге көннең гимнастикасы 2013 елда Казан шәһәрендә үтәчәк "Универсиада" уеннарын үз эченә алуы белән үзенчәлекле булган. Балалар китапханәдә дә спортчылар турында күп мәгълүматлар алганнар. Кышкы ял программасы, шулай ук, һәртөрле конкурс-бәйгеләр, уеннар, җыр-моң, отряд чаралары белән баетылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев