Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Изге Болгарга бардык

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Хак сүзләр. Әлеге хакыйкатьне күздә тотып, без, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгына юл тоттык.

Бөек Болгар җирендә мәктәптә алган белемнәребезне ныгытып, өстәмә белем туплап, тарихи ядкәрләр белән тагын да танышу мөмкинлеге туды. Бик күп тарихи һәйкәлләрдә булдык. Коръәннең дөньядагы иң зур басмасын үз күзебез белән күрдек, Ак мәчеттә булдык.

Аеруча, Икмәк музее бик ошады. Анда орлык чәчүдән башлап, пешкән икмәккә кадәрге игенчелек хезмәте тасвирланган. Хәер, Изге Болгар турында китаплардан, интернеттан алган белемнәребез шактый булса да, барып үз күзләребез белән күрүгә берни дә җитмәгәнлегенә инандык.

Болгарның иң мөһим корылмаларыннан берсе-Җәмигъ мәчете. Без анда олы манара янында фотосурәтләргә төштек, истәлеккә сувенирлар алдык. Татарстаныбызда шундый кунакчыл, тарихи урыннар булуы белән чын мәгънәсендә горурланып кайттык.

Шундый эчтәлекле, бай мәгълүматлы эксурсия оештырганнары өчен район мәгариф бүлегенә, мәктәп администрациясенә, сыйныф җитәкчеләребез Ф.А.Сибгатуллинага, А.А. Ахметовага, безне озата барган полиция майоры Лилия Хәлиуллинага, автобус шоферына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар