Июнь аенда дүрт көн ял итәчәкбез
Июнь аенда татарстанлылар 4 көн рәттән: 12-15 июнь көннәрендә ял итәчәк.
12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелә һәм шуңа да эш көне саналмый. 5 январьдагы ял көне 13 июньгә күчерелү сәбәпле, Казан һәм Татарстан халкы 13, 14, 15 июнь көннәрендә дә ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев