Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

IT-чемпионнар Яңа Кәкерле төп мәктәбендә белем ала

2013 нче елның март аенда республикада "IT- чемпион" бәйгесе старт алган иде.

Район мәктәпләре укучылары да бу ярышка бик теләп кушылды. Яңа Кәкерле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айваз Закиров республика күләмендә 216000 укучы арасында 2918 балл жыеп, бәйгенең абсолют җиңүчесе булды.

Мәктәп укучылары, бәйгенең 2 нче этабы башлангач та, җәйге каникул вакыты дип тормадылар, ярышта катнаштылар һәм призлы урыннарны бүлештеләр.

Яңа ел алдыннан гына бәйгенең өченче этабы төгәлләнде. Әлбәттә, бу юлы да Яңа Кәкерле мәктәбе укучылары сынатмады. Гомумән алганда, Яңа Кәкерле урта мәктәбенең 6 укучысы бу бәйгенең призерлары булды. "Гимн авторы" номинациясендә дә әлеге мәктәп укучысы Айваз Закиров җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ITЧемпион