Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Декабрьнең беренче ункөнлеге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә истәлекләргә бай булды

3 нче декабрь беренче мәртәбә ил күләмендә "Билгесез солдатлар көне" буларак билгеләп үтелде.

Мәктәптә бу көнне, аерым программа нигезендә, төрле чаралар үткәрелде. Тантаналы линейканы мәктәп директоры ачып җибәреп, " Билгесез солдатлар көне"н билгеләп үтүнең әһәмиятен аңлатты. Шуннан соң, "Җирдә алар мәңге балкырлар" - дип исемләнгән әдәби -монтаж булды. 9 нчы сыйныф җитәкчесе әзерләгән батырлык дәресе бу көннең әһәмиятен тагы да ачып сала алды кебек. Дәрестән соң мәктәпнең алдынгы укучылары Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов һәйкәленә венок куйдылар.
"Билгесез солдатлар көне"нең дәвамы буларак, 9 нчы декабрьдә "Каһарманнар көне" дә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Бу көнне мәктәп музеенда "Батырларны барлар чак" -дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Шумилов И.В. илебез батырлары турында, ә Насибуллина Г.Ф. район һәм авылыбыз батырлары хакында чыгыш ясадылар. Мәктәп һәм авыл китапханәчеләре Вилданова Д.И. һәм Миначева Р.Б. бик матур китап күргәзмәсе оештырдылар.
Озын тәнәфесләрдә һәр сыйныф укучылары белән каһарманлык турында әңгәмәләр оештырылды. Укучыларга үз фикерләрен язып бирергә тәкъдим ителде.
Болганчык заманның яшь буынына мондый чараларның оештырылуы бик мөһим булуын аңлыйбыз. Киләчәктә дә Ватанпәрвәрлек тәрбиясенә нык әһәмият бирәчәкбез дип ышандырасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпләр тормышыннан