Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморзалылар смайликның туган көнен билгеләделәр

19 сентябрь көнне, барыбызга да таныш "Смайлик"ның туган көне билгеләп үтелде.

Аны 1982нче елны профессор Карнеги-Меллона Скотт Фалман тәкъдим иткән. Утыз елдан артык вакыт эчендә, аның күп төрләре барлыкка килде. Көндәлек тормышта без аны электрон хатлар язганда еш кулланабыз. Бу безгә узебезнең хис-тойгыларыбызны ныграк күрсәтергә ярдәм итә.

Реклама

Шушы "сары шарчыкның" туган көнен Иске Шәйморза авылы китапханәчеләре дә бәйрәм итәргә булдылар."Туган көнгә" башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара "смайликның" барлыкка килү тарихын сөйләү белән башланып китте, балалар үзләре ук смайликларның куптөрлелегенә басым ясадылар. Әлбәттә, "смайлик" сүзен ишетугә ук, бары уңай эмоцияләр генә биләп ала. Укучылар белән дә шул ук хәл булды - аларның йөзләрендә эчкерсез елмаю чаткылары күренде. Балаларның туган көннәрен тутыргыч шарлардан башка күзалдына китерү бик кыен. Шуңа да, алар үз көчләре белән шарлар тутырып, шарлардан смайлик ясадылар. Бәйрәм бик кызык һәм җанлы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смайликның туган көне