Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерледә “Кабак бәйрәме” узды

Район авылы мәдәният йортларында "Көзге бал"кичәләре дәвам итә. Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында да традицион әлеге кичәнең төп өлешен мул яшелчәләр бәйгесе тәшкил итте.

Авыл халкы елдагыча әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Җәй буе үз бакчасында үстергән яшелчә-җимиешләре белән һәркайсы горурланып сөйләде, үстерү серләре белән уртаклашты.Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, көз айларына карата булган шигырьләр, ярышлар, концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.

Яшелчәләр күргәзмәсендә төп урынны-кабак алып торды. Быел кабакны искекәкерлеләр мулдан үстергән. Араларында 40 һәм аннан да артыграк авырлыктагылар бар. Формалары ягыннан да күз явын алырлыклар.

Ранис Фаткуллин, Абдуллаҗан Кәримов, Айрат Идрисов, Рәсим һәм Рәзил Фаткулиннарның кабаклары иң авырлары дип табылды. Илсөя Аббазова исә иң фигуралы кабак номинациясендә җиңү яулады. Конкурста җиңүче тере куян белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге уңыш