Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерледә шашка-шахмат турниры үтте

Иске Кәкерле авылында ел саен шашка-шахмат турниры үткәрү гадәте яши.

Әлеге традициягә быел да тугры калып, шушы көннәрдә бу төр спортны сөючеләр авыл мәдәният йортына җыелдылар.

Шашка-шахмат ярышлары уйлау-фикерләне туплауга юнәлдерелгән бердәнбер спорт уеныдыр, мөгаен. Шуңа да ул күп вакыт сарыфлауны таләп итә.

Турнирга җыелган 40лап мәктәп укучысы да бу көнне 4-5 сәгать дәвамында бер-берсе белән көч сынашты. Уенның нәтиҗәсен һәркем үз уңышында күрергә теләде. Әмма, билгеле, җиңүчеләр күп булмый. Яшь аерымлыклары буенча беренче өчлеккә кергән һәркемгә авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды. Ә беренчелекне исә түбәндәге укучылар яулады: Нияз Салахов, Ильдан Шәрәфетдинов, Ильмира Иматдинова, Айгөл Иматдинова, Ранис Фаткуллин, Илназ Алиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев