Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы V Онегин укуларында Диплом белән бүләкләнде

Россия күләмендә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында 29-30 январь көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда V Онегин укулары булып үтте.

Быелгы Онегин укулары А.С.Пушкинның иҗатында һәм тормышында хатын-кызлар образына һәм сугыш тематикасына багышланган иде.

Фәнни-гамәли конференциянең 1нче туры нәтиҗәләре буенча анда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Регина Мөхетдинова (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Аюпова А.А) , Иске Кәкерле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Миначева (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айзятова Ф.М.), Зур Аксу урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Регина Никифорова (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сюртмина Н.В.) катнаштылар. Чараның беренче көнендә укучылар төрле номинацияләрдә фәнни эшләрен якладылар, укуларда катнашучыларның һәм жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Нәтиҗәләр буенча, Айгөл Миначева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Көннең икенче яртысы исә А.С.Пушкинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган мастер-класслар белән дәвам итте. Укучылар һәм укытучылар лицейның барлык музейларында булдылар һәм мастер-классларда катнаштылар .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диплом фәннигамәли конференция V Онегин укулары