Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары конкурсларда җиңү яулыйлар

Татар теле һәм әдәбияты буенча (Рәмзия Исхакова җитәкчелегендә) үткәрелгән конкурсларда Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары уңышлы катнашып киләләр.

ТР прокуратурасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә игълан иткән иншалар бәйгесенең муниципаль этабында 10 сыйныф укучысы Язилә Хәйруллинаның эше иң яхшылар исәбенә кертелгән. "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Хәтер яктысы" бәйгесендә 7 сыйныф укучысы Рәзилә Хәлилованың "Хәтер - мәңгелек" исемле хезмәте журналның социаль челтәрдәге шул ук исемдәге махсус төркеменә куелган һәм сертификатка лаек булган. Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган "Алиш эзләреннән" исемле I төбәкара фәнни-гамәли конференциянең сайлап алу турында 7 нче сыйныф укучысы Айгел Азмуханованың "Шигърият бакчасында" номинациясендәге эшенә сертификат тапшырылды, ә иҗат җимешләре "Алиш эзләреннән" исемле җыентыкта урын алды. Конференциянең II турга үтүче укучылар арасында 8 нче сыйныфта белем алучы Алсу Асадуллина да бар иде. Ул, "Әдәбиятта батырлык темасы" юнәлешендәге эшен яклап, призлы урынга лаек булды һәм III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде, фәнни хезмәтенең тезислары аерым җыентыкка кертелде.

-Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында галимнәрнең һәм балалар язучысы, шагыйрь Абдулла Алиш туганнарының чыгыш ясавы аеруча дулкынландыргыч булды,-дип истәлекләре белән уртаклаштылар Иске Кәкерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Исхакова һәм 8 сыйныф укучысы Алсу Асадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурслар