Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле авылында Әдельша Әмиров кубогына милли көрәш узды

Иске Кәкерле авылында Әдельша Әмиров кубокларына милли көрәш буенча ярышлар уздыру матур традициягә әйләнде. Аның быелгысында да районның иң оста спортчылары составында биш команда медальләр һәм кубоклар өчен бил алышты.

Ярышларны ачу тантанасына Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, районның милли көрәш буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе- агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, җирле үзидарә башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов кебек мәртәбәле кунаклар да килгән иде. -Районда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Моңа куанырга гына кирәк. Киләчәктә дә райондашларыбыз спорт белән яшәсен иде. Бүгенге турнирда катнашучыларга бары тик җиңү телим,- диде Александр Валерьевич. Чыннан да районыбызда спорт популярлаша бара, алдагы көннәрдә аның моңарчы безнең җирлектә күрелмәгән, гомумән республика районнарында да әлегә яңалык булып саналган, төрләре буенча да ярышлар уздырыла башлар дигән ышаныч бар. Бүгенге көндә, мәсәлән, бадминтон филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар чирәмдә хоккей уеннарын оештыру белән янып - көеп йөри. Кул көрәштерү буенча дөнья чемпионаты призеры Петр Мускатинов исемендәге Кубок булдырып ярышлар үткәрелсә ни әйтер идең?! Спорт мастерлыгына кандидат Петр Николаевич быелгы җәйдә спортның ядрә этү төре белән шөгыльләнергә уйлый. Кем белә, бәлки бу спортта да ул җиңүләр яулап районыбыз исемен еракларда танытыр әле.

...Ул көнне көрәшчеләр унөч үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Турнирда һәрвакыттагыча Кече Чынлы, Шланга, Матак, Татар Бизнәсе һәм күп тармаклы технологияләр техникумы командалары зур активлык күрсәтте. 18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 35 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Илсаф Мифтахетдинов (Иске Кәкерле), Ильдан Шәрәфетдинов (Иске Кәкерле) һәм Раил Сабитов (Кече Чынлы), 40 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Фаил Низамов (Кече Чынлы), Илназ Хуҗиев (Иске Кәкерле) һәм Айдар Әсәдуллин (Иске Кәкерле), 45 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Данис Әзмуханов (Иске Кәкерле), Инсаф Шәрәфетдинов (техникум) һәм Адель Җәлалов ((Татар Бизнәсе), 50 кг. га кадәр - Илназ Миначев (Иске Кәкерле), Илдар Басыйров (Кече Чынлы) һәм Данир Әмерханов (Иске Кәкерле), 55 кг. га кадәр - Рәсим Фәткуллин (Иске Кәкерле) һәм Николай Чекмарев (Матак), 60 кг. га кадәр - Раил Камалов (Кече Чынлы), Вячеслав Абдюшев (техникум) һәм Илһам Сафин (Шланга), 65 кг. га кадәр - Рамил Камалов (Татар Бизнәсе), Фәнис Тимербулатов (Татар Бизнәсе) һәм Динар Иматдинов (Иске Кәкерле), 70 кг. га кадәр Зөлфәт Хәйбуллов (Татар Бизнәсе), Гадел Мөхитов (Иске Кәкерле) һәм Алексей Кашкиров (техникум), 70 кг. дан югары үлчәү авырлыгында Наил Низамов (Кече Чынлы), Илмир Шәйхаттаров (Иске Кәкерле) һәм Александр Каргин (техникум) призлы урыннар яулады. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 65 кг. га кадәр - Даниф Сөләйманов (Кече Чынлы), Раил Камараев (Иске Кәкерле) һәм Илназ Сабитов (Татар Бизнәсе), 75 кг. га кадәр - Раил Камалов (Татар Бизнәсе), Алмаз Хәернасов (Кече Чынлы) һәм Илнар Рәкыйпов (Иске Кәкерле), 85 кг. га кадәр - Илгиз Садертдинов (Иске Кәкерле) һәм Раил Хафизов (Кече Чынлы), 85 кг. дан югары үлчәү авырлыгында Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы) һәм Илмас Камкаев (Иске Кәкерле) кебек оста көрәшчеләр беренче, икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Батырларга бүләк итеп традицион тәкәләр тапшырылды. Командалар арасында келәм хуҗалары - беренче, икенче урынны - Кече Чынлы һәм өченче урынны Татар Бизнәсе авылы спортчылары яулады.

"Ярышларда гадел хөкем итүләре өчен Ирек Мөхәммәтҗановка, Наил Исхаковка, Фәнис Хисаметдиновка, Айрат Усмановка һәм Радик Низамовка олы рәхмәтебезне әйтәбез",- ди Рөстәм Фәткуллин. Турнирны оештыруда Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов, тренер Раил Камараев, Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры Илдар Хөсәенов, укытучы Наил Исхаков, мәдәният йорты директоры Рөстәм Фәткуллин күп көч куйганнар. Көн буе спортчыларны кайнар аш һәм чәй белән сыйлаган мәктәп ашханәсе пешекчеләре Хөрия Әхмәдуллина белән Рузалина Вәлиевага да ихлас рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде ул көнне. "Иганәчелек күрсәтүче авылдашларга аеруча рәхмәт. Эшмәкәрләр Айрат Усманов һәм Наил Шәйдуллин, ветеринария берләшмәсе баш табибы Айрат Иматдинов, Лениногорск шәһәренең торак - коммуналь идарәсе директоры Рамил Әсәдуллин ел саен үз мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм кулы сузалар",- ди җирлек башлыгы Сәхаутдин Абзалович.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш