Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Элмәле авылында яшәүче Андриан Артемьев балаларга уен мәйданчыгы ясаган

Районның Иске Элмәле авылындагы Культурная урамында Андриан Артемьев ясаган мәйданчыкта балаларның шат авазлары яңгырап тора.

Үз йортлары каршында балалар мәйданчыгы ясап кую фикере ничек туды дигәч, Андриан Николаевичның болай да ачык йөзе тагын да яктырып киткән кебек булды.

-Үзебезнең балаларыбыз икәү: кызыбыз Оксана 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныфында белем ала, улыбыз Алексейга әле 5 яшь кенә, ул балалар бакчасына йөри. Безнең урамда 20дән йорт исәпләнә, 10нан артык бала бар. Балалар өчен уен мәйданчыгы төзү уе исә Оренбург якларына кунакка баргач туды. Оренбург шәһәрендә һәр ишегалдында берничә балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Ә нигә әле безнең авыл балалары алардан ким булырга тиеш, дигән фикер мине юл буе бимазалады. Менә шуннан кайткач балаларга уйнар өчен, безнең тирәдә мәйданчыклар булмагач, алар аптырап йөрмәсеннәр, һавада уйнасыннар, көч тупласыннар, чыныксыннар дип аларга мәйданчык ясарга булдым, - ди ул.

Андриан вахта ысулы белән Мәскәү шәһәрендә эшли. Үз акчасына агач бруслар сатып ала һәм балалар өчен таганнар, шуып төшеп уйнау урыннары ясаган. Төрле төсләргә буялган элементлар узып баручыларны үзенә тартып тора. -Таганнарның һәр-берсен гаиләбез белән бергәләп буядык,-дип сүзгә кушыла кызлары Оксана.

Нәниләр генә түгел, мәктәп укучылары да мәктәптән соң мәйданчыкта ял итеп ала. Әлеге мәйданчыкта уйнарга тирә-яктагы урамнардан да балалар җыела. Шуларның кайберләре белән сөйләшеп алдык.

Артур (Колхозная урамында яши):

-Мин үзем 7 сыйныфта укыйм. Мәктәптән кайтканнан соң бирегә килеп уйнарга яратам. Ял да итәм, күңелле дә.

Ксюша:

-Бирегә уйнарга без өчәү, мин һәм сеңелләрем Наташа, Виктория белән киләбез. Шундый күңелле, Андриан абыйга рәхмәт безгә шундый шатлык бүләк иткәне өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен мәйданчыгы