Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Дуван балалар бакчасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашты

"Мин татарча сөйләшәм" акциясендә Иске Дуван балалар бакчасы-башлангыч мәктәп укучылары һәр елны актив катнаша.

Акция кысаларында укучылар белән "Бәйрәм бүген" дигән темага КВН үткәрелде. Бу КВНда "Кояш" һәм "Йолдыз" командалары катнашты. Иң башлап һәр команда бер-берсен сәламләде. Шуннан соң төрле конкурслар булды. Конкурста сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен дә таптылар, Татарстан шәһәрләрен дә барладылар, Тукай шигырьләрен, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр, кроссвордлар чиштеләр. КВНда ике милләт балалары да катнашты һәм үзләренең татар телен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйгедә "Кояш" командасы-50, "Йолдыз" командасы 58 балл җыйды.

Әйтергә кирәк, бәйге бик күңелле үтте. Укучылар бәйрәмнән истәлек бүләкләре алып, үзара дустанә, җылы мөнәсәбәттә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Мин татарча сөйләшәм” акциясе